news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Сабан туенда борынгы гореф-гадәтләр яңартылачак

Владимир өлкәсендә милли бәйрәмне быел унтугызынчы тапкыр оештырачаклар.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Владимир Сабан туенда борынгы гореф-гадәтләр яңартылачак. Бу хакта Владимир татарларының "Бәхет" милли-мәдәни берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Сабан туе 15 июльгә билгеләнгән. Владимир өлкәсендә аны быел унтугызынчы тапкыр оештырачаклар. 
 
"Кунакларга, борынгы гореф-гадәтләргә корылган кызыклы, бай программа әзерлибез", - диелә хәбәрдә. 
 
Шулай ук милли уеннар, милли ризыклардан авыз итү, мастер класслар, татарча көрәш тә тәкъдим ителәчәк. Костюмнар бәйгесе уздыру да күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100