Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путинның сайлау алды сайты эшли башлады
Гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның бүген Россия Президенты вазифасына кандидат буларак сайты эшли башлады. Аның белән putin2024.ru адресы аша танышырга мөмкин.
Порталда сайлау алды кампаниясенең көндәлеге һәм кандидатның биографиясе урнаштырылган. Шулай ук биредә дәгъвачының ышанычлы затлары, сайлау алды штабы элемтәләре һәм төбәк штаблары адресы турында мәгълүмат бирелә. Кампаниянең төп моментларына багышланган видеоматериаллар да урнаштырылган.
Моннан тыш, Россиянең ил белән Владимир Путин җитәкчелек иткән соңгы еллардагы кайбер мөһим казанышлары турында бүлек бар (үзенең дүртенче каденциясе барышында).
Сайт Россия IT-белгечләре командасы тарафыннан булдырылган.
«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, Владимир Путинны яңа президентлык срогына тәкъдим итүне хуплап 7,5 мең имза җыюны Татарстанда Яңа елга ук тәмамларга планлаштыралар. Бу кандидатның ышанычлы затлары булып республиканың дүрт вәкиле тора.
Россия Президентын сайлаулар өч көн — 2024 елның 15-17 мартында дәвам итәчәк. Үзәк сайлау комиссиясе аларны әзерләү чараларының календарь планын раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз