news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинның киләсе атнага планы билгеле

6 майдан 12 майга кадәр Россия Президенты Владимир Путинның графигында берничә зур вакыйга көтелә. Аның бер атналык планы белән журналист Павел Зарубин уртаклашты.

Шулай итеп, аның Хөкүмәтнең хәзерге составы белән соңгы очрашуы көтелә. Аннары Владимир Путин ант бирә һәм дәүләт башлыгы вазифасына керешә. Чара 7 майга билгеләнгән. Шуннан соң яңа Хөкүмәт, Президент администрациясе формалаша.

8 майда Путин графигында Югары Евразия икътисади советы утырышы тора. Икенче көнне Россия Президенты чит ил дәүләт лидерлары белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100