news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путинның зур матбугат конференциясе 19 декабрьдә узачак

Матбугат конференциясенә журналистларны аккредитацияләү башланды, ул 5 декабрьгә – Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Владимир Путин традицион рәвештә ел саен үткәрә торган зур матбугат конференциясе 19 декабрьгә билгеләнгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Кремль сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Матбугат конференциясенә журналистларны аккредитацияләү башланды, ул 5 декабрьгә – Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу өчен www.kremlin.ru (президент.рф) сайты аша гына рөхсәт алырга мөмкин.

«Гариза җибәрү автомат рәвештә аккредитация алуны аңлатмый. Аккредитацияләнгән журналистларның исемлеге 13 декабрьдә дөнья күрәчәк», - диелә хәбәрдә.

Быел матбугат конференциясе унтугызынчы тапкыр узачак. Кагыйдә буларак, иң элек дәүләт башлыгы төп икътисади һәм социаль күрсәткечләргә туктала. Шуннан соң гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә үз сорауларын бирү мөмкинлеге тудырыла. 2018 елгы зур матбугат конференциясе 20 декабрьдә узды һәм дүрт сәгатькә якын дәвам итте.

2008 елгы матбугат конференциясе дәвамлылыгы буенча рекорд куйды. Президент 4 сәгать 40 минут эчендә 106 сорауга җавап бирде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot