news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинның Тывада ял иткәндә төшкән видеосы чыкты

Путин белән Шойгу урманда гөмбә җыялар, елгада көймәдә йөриләр.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путинның Тыва Республикасында кыска вакытлы ялын сурәтләгән видео челтәрдә чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Владимир Путин узган ял көннәрендә Тывага барган иде. Анда Президентны Оборона министры Сергей Шойгу, ФСБ башлыгы Александр Бортников һәм башкалар каршы алган.

Кадрларда Путинның таулар буйлап йөрүе, җиләк, гөмбә җыю, елгада көймәдә баруы күренә. Россия башлыгы урманның матурлыгына соклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100