news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинны цифрлаштыру буенча яшьләр лабораторияләре булдыру кызыксындырды

Президент билгеләп үткәнчә, IT-технологияләр ярдәмендә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының теләсә кайсы мәсьәләсен хәл итәргә мөмкин.

Владимир Путинны цифрлаштыру буенча яшьләр лабораторияләре булдыру кызыксындырды
kremlin.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Александра Давыдова). «Шәһәр реновацияләре» проекты җитәкчесе Олег Зоря Владимир Путиннан уңайлы шәһәр мохите формалаштыру, цифрлаштыру һәм шәһәр үсеше белән бәйле башка мәсьәләләр өлкәсендә иреклеләр хәрәкәтен үстерү мөмкинлеген карауны сорады. Мондый тәкъдимне ул бүген Россия Президентының «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы барышында тәкъдим итте.

Президент билгеләп үткәнчә, теләүчеләр бик күп һәм «якыннарына ярдәм итү теләге белән янган кешеләрне җәлеп итәргә кирәк»,  диде.

Моннан тыш, Олег Зоря бөтен ил буенча яшьләр лабораторияләре төзергә һәм цифрлаштыру буенча конкурслар оештырырга тәкъдим итте.

«Әлбәттә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектында IT-технологияләр ярдәмендә нәтиҗәле хәл итәргә мөмкин булган һәм кирәк булган мәсьәләләр күп — алар су белән тәэмин итү, су бүлү, җылылык һәм энергия белән тәэмин итү, шәһәр транспорты эшен оештыру. Бөтен җирдә дә куллану мөмкин», — диде Владимир Путин.

Ул шулай ук бу эшнең күпмедер дәрәҗәдә муниципалитетлардан һәм төбәкләрдән бәйле булуын билгеләп үтте. «Без федераль дәрәҗәдә моны алга җибәрәчәкбез», - дип өстәде Президент.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100