news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путинның "шәхси пешекчесе" туган көнен билгеләп үтә

Ил башлыгының әлеге бәйрәмгә бару-бармавы билгеле булды.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ"). Бүген Россия Президенты Владимир Путинның шәхси пешекчесе һәм бизнесмен Евгений Пригожин туган көнен билгеләп үтә. Ил башлыгы әлеге бәйрәмдә катнашачак. Бу хакта Кремльнең матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Соңрак Кремль матбугат хезмәтендә бу сүзләрне шаяру дип атаганнар.

Евгений Пригожин "Конкорд Менеджмент һәм Консалтинг" әмгыятен җитәкли, "Конкорд" компаниясе холдингының идарәчесе, шулай ук аның берничә рестораны һәм “Музей шоколада” бутиклар челтәре бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot