news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путинның сайлау алды сайты эшли башлады

Сайтта кандидат ирешкән уңышлар, аның ышанычлы кешеләре, сайлау алды кампаниясе барышы турында мәгълүмат урнаштырылган.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 ел сайлауларында үз кандидатурасын үзе күрсәткән гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинның сайлау алды сайты эшли башлады. Ул putin2018.ru адресы буенча урнаштырылган.

Сайтта Путинның 2012 елда Президент сайлауларында җиңгән вакытыннан башлап ирешкән уңышлары күрсәтелгән. Шулай ук сайтта кандидатның ышанычлы кешеләре, сайлау алды кампаниясе барышы, аны хуплаучы оешмалар турында мәгълүматлар урнаштырылган. Моннан тыш, сайтта анкета тутырырга һәм Путин штабы волонтеры булырга мөмкин. 

Владимир Путинның сайлау штабы аппаратын Президент хакимиятенең эчке сәясәт буенча идарә җитәкчесе Андрей Ярин җитәкли.

ТАСС агентлыгы кандидатның сайлау алды штабы рәистәше Елена Шмелева сайтта Владимир Путин элек катнашкан һәм хәзер катнаша торган проектлар турында мәгълүматлар да бирү планлаштырылганын әйтте, дип хәбәр итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot