news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак

Быел ул видеоконференция форматында узачак.

Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясе 17 декабрьдә булачак. Быел ул видеоконференция форматында узачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«29 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Россия Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе Россия Президенты Владимир Путинның еллык матбугат конференциясенә журналистларны аккредитацияли башлаячак. Матбугат конференциясе 2020 елның 17 декабрендә узачак», — диелә хәбәрдә.

Катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында быел чараның форматы үзгәртелде, диелә хәбәрдә. Президент Яңа Огареводагы резиденциясеннән элемтәгә чыгар дип көтелә. «Федераль һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре гадәттәгечә Халыкара сәүдә үзәге залында эшләячәк», — диделәр Кремльдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot