news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинның бүген туган көне

Ул Россия Федерациясе Президенты, Россия һәм чит илләр бүләкләренә ия, 10 шәһәрнең, шул исәптән Казанның, шәрәфле гражданы

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга 63 яшь тулды.

В.Путин 1952 нче елның 7 нче октябрендә Ленинградта туган. Аның әтисе - Владимир Спиридонович Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленинград блокадасын кичергән әнисе Мария Ивановна заводта эшләгән, ә бабасы В.И.Ленинның пешекчесе булган.

Бала чагында Володя күзәтчеләр турында фильмнар белән кызыксынган, спорт белән шөгыльләнгән. Ул - самбо (1973 нче елдан) һәм дзюдо (1975 нче елдан) буенча спорт мастеры. Шулай ук аның яраткан шөгыльләре арасында – тау чаңгыларында шуу.  

1970 нче елда Путин Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университеты юридик факультетының халыкара бүлегенә укырга кергән. Аны 1975 нче елда уңышлы тәмамлаган, соңыннан хезмәт итәргә СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына (КГБ) җибәрелгән.  

Шул ук елда Владимир Путин Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты Ленинград идарәсенең 1 нче бүлеге хезмәткәре булган. Ул 10 елдан соң, СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының Ю.В. Андропов исемендәге Кызыл Байрак (Карснознаменный) институтын тәмамлаган.  

1984 нче елда Путин Германиягә командировкага җибәрелгән, 4 ел Дрезденда Совет-Германия дуслыгы йорты директоры вазыйфасын башкарган. 1992 нче елда Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының “гамәлдәге резервы”нда запастагы подполковник званиесе алган.  

1997 нче елның 26 нчы мартыннан РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары – РФ Президентының Баш контроль идарәсе башлыгы була. Бер елдан - РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары.  

Б.Ельцинның 1999 нчы елның 31 нче декабренда дәүләт башлыгы постыннан китүе сәбәпле, Владимир Путин аның дәвамчысы итеп билгеләнде һәм ул РФ Президенты вазыйфаларын башкарды. 2000 нче елның 26 нчы мартында халык сайлаулары нәтиҗәсендә, В.Путин Президент итеп сайланды, ә 4 елдан соң, икенче срокка калды.  

2008-2012 нче елларда Владимир Путин РФ Хөкүмәте Рәисе вазыйфасын башкарды. 2012 нче елның 4 нче мартында Президент сайлауларында Путин 63,6 процент тавыш җыеп, кабат җиңеп чыкты, һәм 2012 нче елның 7 нче маенда РФ Президенты вазыйфасын башкара башлады.

Хәзерге вакытта Владимир Путин Мәскәүдә яши һәм эшли, Россия Федерациясе Президенты вазифасын башкара. Ул Россия һәм чит илләр бүләкләренә ия, 10 шәһәрнең, шул исәптән Казанның, шәрәфле гражданы, чит илләрдәге биш университетның шәрәфле докторы һәм берничә премия лауреаты.

Сalend.ru һәм www.putin.kremlin.ru материаллары буенча.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100