news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинга спортта коррупциягә каршы конвенция имзаларга тәкъдим итәчәкләр

Документны имзалау РФнең спорт ярышлары белән манипуляцияләүгә каршы халыкара сәясәтне булдыруда актив катнашуына мөмкинлек бирәчәк

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте, спорт ярышлары белән манипуляцияләүгә каршы Ауропа Советы конвенциясен хуплаучы карар кабул итте. Министрлар Кабинеты тарафыннан Россия Президентына аны имзалау турында тәкъдим кертелә, дип хәбәр ителә бүген бастырылган Хөкүмәт документында.

Конвенцияне булдыру инициаторлары буларак Ауропа Советы әгъза-дәүләтләре һәм “килешенгән” матчлар санын арттыруга юл куймауда дәүләт идарәсенең ролен арттыручы халыкара оешмалар чыгыш ясый. Әлеге оешмалар арасында Халыкара Олимпия комитеты, УЕФА, Бөтендөнья лотереялар оешмасы бар.

Документның төп максаты – спорт һәм букмекер оешмалары эшчәнлегендә дәүләт идарәсен камилләштерү юлы аша спортта коррупциягә каршы тору.

“Россия Федерациясенең халыкара килешүләре турында”гы ФЗ нигезендә, карауга кертелә торган документның, имзалаганнан соң, ратификацияләнергә тиешлеген дә билгеләп үтәргә кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100