news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинга Казанда самолетларның яңа үрнәкләрен күрсәттеләр

Россия Президенты Владимир Путин модернизацияләүнең барышын бәяләү өчен Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенә килде.

Владимир Путинга Казанда самолетларның яңа үрнәкләрен күрсәттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия Президенты Владимир Путинга Татарстанда җитештерелә торган самолет һәм вертолетларның яңа үрнәкләрен күрсәттеләр. Дәүләт башлыгы гаскәрләрдә куллану өчен әзер булган  Ту-160 һәм Ту-22М3 самолетларын да карады.

Владимир Путин Горбунов исемендәге Казан авиация заводы территориясендә яңа самолетларны карады. АныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Юрий Борисов, Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров озатып йөрде.

Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе территориясендә Владимир Путин шулай ук Казан вертолет заводы продукциясен карады.

Россия Президенты яңа Ми-38Т бортына күтәрелде, Россия Һава космик көчләре өчен җыелган Ми-8МТВ-5-1 самолетын карады. Дәүләт башлыгы санитария һәм коммерция өчен кулланыла торган «Ансат» җиңел гражданлык вертолетлары белән дә кызыксынды. Яңа вертолет техникасының өстенлекләре турында Владимир Путинга «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский сөйләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә «Россия вертолетлары» башлыгы Казан вертолет заводында Россия Оборона министрлыгы заказы буенча ике Ми-38Т хәрби-транспорт вертолеты әзерләнүен әйтте. Алар сынау көтә. Сынау процедураларын тәмамлау һәм вертолетларны гаскәрләргә җибәрү 2020 елның 1 кварталыннан да иртәрәк булмаячак.

  • Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизация барышын бәяләү һәм авиазаводның яңа продукциясе белән танышу өчен килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100