news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинга Данис Зариповның Россия гербы төшкән кәшәкәсен бүләк иттеләр

«Заряд» кәшәкәләрен ясау өчен югары технологияле материаллар кулланыла.

Владимир Путинга Данис Зариповның Россия гербы төшкән кәшәкәсен бүләк иттеләр
kremlin.ru

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Бүген Стратегик инициативалар агентлыгының Лидерлар клубы вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинны Россиянең яңа хоккей кәшәкәләре белән таныштырдылар. Дәүләт башлыгы бүләккә Данис Зариповның композит материалдан эшләнгән "Россия" язулы милли Герб сурәтләнгән "Заряд" кәшәкәсен алды.

Президентка Казанның "Ак Барс" форварды Данис Зариповның Чаллыда урнашкан фабрикасында яңа инновацион спорт снарядлары җитештерелүе турында сөйләделәр. Клюшкалар булдыру өчен анда углепластик һәм пыяла сүсе кебек югары технологияле материаллар кулланалар.

Дәүләт башлыгы кәшәкәне кулына алды, идәндә уйнатып карады. Фабрика вәкилләре шунда ук Россия Президентына үзе кулына алган кәшәкәне бүләк иттеләр.

Данис үзе хәзерге вакытта команда белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шөгыльләнә. Зарипов Владимир Путинның күргәзмәдән "Заряд" белән китүен зур канәгатьләнү белән раслады.

"Россия Президентына безнең кәшәкәләрне берничә тапкыр бүләк иттек инде, – дип махсус "Татар-информ" өчен раслады Зарипов. — Шул исәптән "Россия" дип язылганын да. Төнге хоккей лигасы матчларында безнең кәшәкәләр уйнагач, күрәсең, алар аңа ошагандыр".

"Заряд" клюшкалары белән "Ак Барс"та Зариповның берничә клубташы, шулай ук КХЛның башка командаларында хоккейчылар уйный. Уртак фикер буенча, үзенең уен сыйфатлары буенча Зарипов кәшәкәсе, бәясе шактый ким булганда, дөньядагы иң яхшы үрнәкләрдән калышмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100