news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин үзенең хезмәт хакының Россиядә иң зур хезмәт хакы булмавын әйтте

Россия Президенты Санкт-Петербургка сәфәре вакытында халык белән аралашты.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үзенең хезмәт хакын Россиядә иң югары хезмәт хакы түгел дип атады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы Санкт-Петербургка сәфәре вакытында гражданнар белән аралашты. Бер хатын-кыз Президенттан аена 10,8 мең сумга ничек яшәргә, дип сорады. Путин «бик авыр», дип килеште. Сорау бирүче хатын-кыз Путинның үзенең хезмәт хакы бу суммадан күбрәктер дип фаразлады.

«Тагын да күбрәк хезмәт хаклары бар. Президентның хезмәт хакы иң югарысы түгел», - диде дәүләт башлыгы.


2018 елда Путин 8,6 млн сум акча эшләгән. Президентның айлык уртача кереме 720 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100