news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин законсыз миграция оештырган өчен җәзаны катгыйлатты

Россиядә законсыз миграция оештырган өчен җәзаны катгыйлаттылар. Законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

РФ Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына кертелүче үзгәрешләр нигезендә, Россиягә мигрантлар законсыз килү һәм яшәүне оештырган яки илне транзит буларак кулланган өчен ике елдан алып биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Җинаятьне авырайтучы шартлар булган очракта, җаваплылыкка тартылучыны биш-ун елга төрмәгә хөкем итәчәкләр.

Ике очракта да штраф һәм кайбер вазифаларда эшләүне тыю кебек өстәмә җәза билгеләнергә мөмкин.

Моннан тыш, оешкан төркем башкарган законсыз миграциягә арадашчылык итү аеруча авыр җинаять дип танылачак. Шулай ук бу категориягә киләчәктә авыр яки аеруча авыр җинаятьләр гамәлгә ашыру максаты белән миграция оештыру да керә. Мондый очракларда иректән мәхрүм итү вакыты 8-15 елга кадәр җитә, чикләүләр вакыты һәм штрафлар суммасы арта.

Моннан тыш, үзгәрешләр чит ил кешеләрен фиктив рәвештә теркәү һәм исәпкә куюга кагылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100