Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин югары тизлекле Мәскәү–Казан магистраленең нәтиҗәлелеген өйрәнергә кушкан
Дәүләт башлыгы үтенече белән, юлның нәтиҗәлелеген бәяләүдә Кытай вәкилләре катнашырга тиеш.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Транспорт министрлыгына өстәмә рәвештә илдә беренче югары тизлекле Мәскәү–Казан тимер юл магистраленең һәм аның Мәскәү–Түбән Новгород участогының нәтиҗәлелеген өйрәнергә кушкан. РФ транспорт министры Евгений Дитрих Федерация Советы әгъзаларына шул турыда белдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Моңа кадәр «Ведомости» газетасы, чыганакларга таянып, дәүләт башлыгының югары тизлекле тимер юл магистрале төзү кирәклегенә карата шик белдерүе һәм Хөкүмәттә магистраль проекты буенча тагын бер тапкыр фикер алышырга күрсәтмә бирүе хакында язып чыккан иде.
Евгений Дитрих сүзләренчә, дәүләт башлыгы үтенече белән, юлның нәтиҗәлелеген бәяләүдә Кытай вәкилләре катнашырга тиеш. Бүгенге көндә дөньядагы югары тизлекле магистральләрнең яртысы нәкъ менә шушы илгә туры килә.
Министр 7 ноябрьдә Кытай Халык Республикасына эш сәфәре барышында әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуын һәм югары тизлекле тимер юл магистраленең автомобильләр, гадәти поездлар һәм электричкалар белән түгел, ә авиация белән көндәшлек итүе турында искәрткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз