news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Ышанычыгызны аклау өчен барысын да эшләячәкмен

Ышанычыгызны аклау өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен, моның өчен дәүләт башлыгының Конституциядә беркетелгән барлык вәкаләтләрен дә кулланачакмын. РФ Президенты Владимир Путин инаугурация уңаеннан ясаган чыгышында шундый вәгъдә бирде. Чыгышның тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге эшнең нәтиҗәләре хәлиткеч дәрәҗәдә барлык россиялеләрнең бердәмлеге һәм оешканлыгына, Ватанга файда китерү, туган илне саклау һәм тулы нәтиҗә белән эшләү омтылышына бәйле.

«Бүген без, асылда, меңьеллык тарихыбыз һәм ата-бабаларыбыз алдында җавап тотабыз. Алар менеп булмаслык булып тоелган үрләрне яулаганнар, чөнки туган илне һәрвакытта да беренче урынга куйганнар, үз илең һәм халкың белән бергәләп кенә чын мәгънәсендә зур максатларга ирешеп булачагын белгәннәр һәм дөньякүләм держава, Ватаныбызны барлыкка китергәннәр, бүген дә безне рухландыра торган казанышларга ирешкәннәр», - дип өстәде Путин.

Ул Россиянең өмет белән алга каравын, үз киләчәген планлаштыруын, төрле проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыруын билгеләп үтте, аларның максаты – илнең динамик үсешенә ирешү, аны тагын да куәтлерәк итү.

«Без бердәм һәм бөек халык, бергәләп барлык каршылыкларны да җиңәчәкбез, уйланган барлык эшләрне тормышка ашырачакбыз. Һәм бергәләп җиңү яулаячакбыз!» - диде сүзенең ахырында дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100