news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин YouTube видеохостингы эше акрынаюны тикшерәчәген әйткән

РФ Президенты Владимир Путин YouTube видеохостингының эше акрынаюын тикшерәчәге турында хәбәр иткән. Россиянең халык артисты Карен Шаханазаров кичә дәүләт башлыгы белән очрашканнан соң шулай дип белдерде.

«Минем фикеремчә, YouTube видеохостингының акрынаюы бүген бик максатка ярашлы түгел, Президент анда төрле әшәке әйберләр булуы турында әйтте... Ул мине тыңлады һәм: «Ачыклармын, карармын», - диде», - дип белдерде Шахназаров «Россия 1» телеканалы эфирында.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның июлендә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) тыелган контент булуга бәйле рәвештә YouTube видеохостингының эшен акрынайтырга кереште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100