news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин йортларны өлешләп төзүдән баш тарту өчен өч ел вакыт бирде

Кремль сайтында хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм Ипотека торак кредиты агентлыгына йөкләмә басылган.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты өлешләп төзү практикасыннан тулаем баш тарту өчен өч ел вакыт биргән. Кремль сайтында хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм Ипотека торак кредиты агентлыгына йөкләмә басылган.

Документта билгеләнгәнчә,  15 декабрьгә кадәр алар гражданнарның төзелеш өчен булган банк кредиты һәм башка финанслау формаларын алмаштыру планын расларга тиешләр. Ягъни, өч елдан соң рисклар өлешчеләр җилкәсенә түгел, ә профессиональ институтларга ятачак.

Алдан хәбәр ителгәнчә, октябрь ахырында Президент хөкүмәт белән бергә узган киңәшмәдә торакны өлешәп төзүдән әкренләп проектлы финанслау механизмына күчүне йөкләгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot