Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин йогышлы авыруларга каршы торуда халыкара хезмәттәшлек ролен әйткән
Россия Президенты санитар-эпидемиологик гадәттән тыш хәлләр чыкканда тиз арада эш башлау буенча халыкара өйрәнүләрдә катнашучыларга сәламләвен җиткерде.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин санитар-эпидемиологик гадәттән тыш хәлләр чыкканда тиз арада эш башлау буенча халыкара өйрәнүләрдә катнашучыларга сәламләвен җиткергән. Ул анда халыкара хезмәттәшлек роленә басым ясаган. Сәламләүне Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова укыды.
«Евразия киңлегендәге мондый беренче киңкүләм чарада сәламлим сезне. Соңгы елларда без санитар-эпидемиологик хезмәтләр өчен куркыныч йогышлы авыруларга каршы тору өчен югары әзерлек ни дәрәҗәдә мөһим булуына инандык», — диелгән Путин сәламләвендә.
Президент әйтүенчә, практик гамәлләр вакытында үзара килешеп эшләүне шомартмый торып моңа ирешеп булмый.
«Өйрәнүләр егермеләп илдән белгечләргә һөнәри күнекмәләрен бер-берсенә күрсәтеп, тәҗрибә алмашырга, күчмә лабораторияләр мөмкинлекләрен сынап карау ягыннан әһәмиятле. Шулай ук, санитар-эпидемиологик характердагы гадәттән тыш хәл чыкканда тиз арада чарасын күрү буенча иң дөрес алгоритмны билгеләү мөмкинлеге бирәчәк», — диде Владимир Путин.
РФ Президенты өйрәнүләр халыкара хезмәттәшлекне ныгытачагына, күнекмәләр халык сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирәчәгенә ышанычын белдергән.
Бүген «Казан Экспо» үзәгендә санитар-эпидемиологик гадәттән тыш хәлләр чыкканда күчмә лабораторияләр эше буенча халыкара өйрәнүләр ачылды. Алар 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз