news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин язгы чакырылыш турындагы карарны имзалды

18-27 яшьлек 135 мең кешене 1 апрельдән 15 июльгә кадәр армиягә озатачаклар.

Владимир Путин язгы чакырылыш турындагы карарны имзалды
Регина Гумарова

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин апрель - июль айларында хәрби хезмәткә чакыру турындагы карарны имзалады. Язгы чакырылышта 135 мең кеше армиягә китәчәк. Документ Кремль сайтында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәрби хезмәткә чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр башкарыла. Запаста булмаган һәм "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы закон нигезендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18-27 яшьлек Россия гражданнарын хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби хезмәткә барысы 135 мең кеше китә.

"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" гы Федераль закон нигезендә чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты чыккан солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналарны хәрби хезмәттән азат итәргә", - диелгән әлеге текстта.

Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100