Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин яшьләр өчен өстәмә ипотека программалары булдырырга кушты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә яшьләр, аерым алганда, яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен өстәмә ипотека программалары барлыкка килергә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә шундый йөкләмә белән чыгыш ясады.
«Яшьләр, шул исәптән яшь белгечләр, яшь гаиләләр өчен өстәмә ташламалы ипотека программаларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә», - дип билгеләп үтелә Кремль сайтында чыккан исемлектә.
Бу йөкләмәнең үтәлеше өчен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде. Йөкләмә 1 июльгә кадәр башкарылырга тиеш.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә кагылышлы программаларны камилләштерергә кушты. Бу торак мәйданын көтү срокларына кагыла - аларны кыскартырга, ә фатир сатып алуга түләүләрне, киресенчә, арттырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз