news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин яшелчә бәяләре кыйммәт булуының сәбәбен аңлатты

Яңа уңыш өлгергәч, бәяләр кимер дип фаразлана.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген туры элемтә вакытында илдә яшелчә бәяләренең кыйммәт булуы турында сорауга җавап бирде.

РИА Новости хәбәр итүенчә, аннан яшелчәләрнең Эквадор бананыннан кыйммәтрәк булының сәбәбен сорадылар.

«Безгә үзебезнең продукция җитмәде, быел җитәр дип өметләнәм», — дип җавап бирде Президент. 

Владимир Путин Россиядә җиләк-җимеш һәм яшелчә бәяләре яңа уңыш өлгерү белән кимиячәген әйтте, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot