news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Яшел Үзән заводы эшчесенә дәүләт бүләген тапшырды

Горький исемендәге завод эшчесе Зоя Федотовага «РФның атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме бирелде.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү Кремлендә Россия дәүләт бүләкләре тапшырылды. 30дан артык россияле арасында мактаулы исемгә Яшел Үзән шәһәренең А.М. Горький исемендәге завод эшчесе Зоя Федотова да лаек булды. Россия Президенты изоляцияләүче булып эшләүче Зоя Федотовага «РФның атказанган машина төзүчесе» исемен тапшырды.

Тантанадан соң Зоя Федотова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. “Бүләкләнүчеләр арасында танылган кешеләр күп иде, мин бик дулкынландым”, - дип белдергән ул тәэсирләре белән бүлешеп.

Иртәгә иртән Зоя Федотованы югары бүләк белән өендә якыннары, ә 30 елдан артык хезмәт куючы заводында җитәкчелек һәм хезмәттәшләре котлаячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot