news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин ясалма фәһем өлкәсендә БРИКС илләре альянсын төзергә тәкъдим итте

Бүген Казан Экспо халыкара күргәзмә залында узучы БРИКС саммитында Россия Президенты Владимир Путин ясалма фәһем (интеллект) өлкәсендә БРИКС дәүләтләре альянсын төзергә тәкъдим итте.

«Россиянең ясалма интеллект өлкәсендә БРИКС альянсын булдыру турындагы тәкъдименә игътибарны җәлеп итәчәкмен. Аның максаты – ясалма интеллект технологияләрен тәртипкә салу, шул исәптән, аларны хокукка каршы куллануны булдырмау өчен дә. Россиядә бу өлкәдә этика кодексы кабул ителде, аңа БРИКС буенча безнең партнерлар да, башка илләр дә кушыла ала», — диде Владимир Путин.

Сүз, аерым алганда, метрик мәгълүматлар базасы системасын формалаштыруга бердәм якын килү, үзара хезмәттәшлек өлкәсен һәм БРИКСта катнашучылар санын киңәйтү турында бара.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100