news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин яңа «Москвич»ны чыгару турында: Бөтен ил нәтиҗәләр көтә

«Москвич» автомобильләрен чыгару проектының нәтиҗәләре Россия халкы бик көтелгән булачак, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.

Импортны алыштыруга түгел, ә үзебезнең яңа алдынгы технологияләрне булыдыруга омтылырга кирәк, дип ассызыклады Путин «Россия лидерлары»конкурсында җиңүчеләр белән очрашуда. Аның сүзләренә караганда, Россиядә моның өчен кирәкле база бар.

«Менә әйбәт Aurus ясадылар, дөрес, без аны партнерлар белән эшләдек, әмма үз компетенцияләребезне һәм үз инженерлык мәктәбебезне булдырдык. Барысын да эшләргә була. Әлбәттә, җыю һәм хәтта локализация белән бөтен вакыт шөгыльләнсәк. Барыбер бу үзебезнең технологик ачкычлар түгел. Бөтен ил нәтиҗәләр көтә. Арттырмыйча!» – диде ул.

Моңа кадәр чәршәмбе көнне Мәскәү Хөкүмәте һәм «Камаз» хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Башкала мэры Сергей Собянин аңлатканча, беренче этапта «Москвич» заводында машиналарны дустанә илләр катнашында җыю, икенчесендә – аларны тирәнрәк локализацияләү ярдәмендә чыгару, шуның белән бер үк вакытта үзебезнең автоплатформаны эшләү башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100