news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министрына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

«Әлеге җинаятьтә катнашы булган һәркем үзенә лаеклы җәзасын алыр дип ышанам», - диелә телеграммада.

Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министрына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министры Джасинда Ардернга Крайстчёрч шәһәрендә террор акты булу сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Намазга җыелган тыныч гражданнарга һөҗүм үзенең рәхимсезлеге белән бөтен дөньяны тетрәтте. Әлеге җинаятьтә катнашы булган һәркем үзенә лаеклы җәзасын алыр дип ышанам», - диелә телеграммада.

Владимир Путин искәрткәнчә, Россиядә үз туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашалар һәм барлык яралыларның тизрәк савыгуына өметләнәләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100