news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин яңа пенсия реформасы үткәрү ихтималын кире какты

Финанс министрлыгының бу өлкәдәге кайбер тәкъдимнәренә килгәндә, бу бары тик пенсия тупланмаларына гына кагыла, дип искәртте РФ Президенты.

Владимир Путин яңа пенсия реформасы үткәрү ихтималын кире какты
архив

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрне пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә барлык карарлар инде кабул ителгән, Хөкүмәт бу өлкәдә бернинди реформа үткәрергә җыенмый һәм хәтта бу хакта фикер дә алышмый, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Халыкны пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә барлык карарлар да кабул ителгән, закон нигезендә беркетелгән һәм анда бернинди үзгәрешләр дә планлаштырылмый. Хөкүмәттә дә, администрациядә дә, беркайда да яңа пенсия реформасы әзерләнми һәм аның хакында фикер дә алышмыйлар», - диде ул яңа пенсия реформасы әзерләнүе дөресме һәм ни өчен дәүләт инде берничә ел пенсия системасы кагыйдәләрен үзгәртә дигән сорауга җавап биреп.

«Финанс министрлыгының бу өлкәдәге кайбер тәкъдимнәренә килгәндә, бу бары тик пенсия тупланмаларына гына кагыла, аларны чынлыкта инвестиция дип тә атарга мөмкин. Биредә аларны саклау хакында гына сүз бара», - дип өстәде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100