news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин химия тармагы хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин химия сәнәгате һәм фән хезмәткәрләренә һәм ветераннарына Химиклар көне уңаеннан котлау юллады. Телеграмма тексты Кремльнең рәсми сайтында чыкты.

«Химия сәнәгате - илебез икътисадының төп секторларының берсе, технологик суверенитетның һәм илнең оборона сәләтенең мөһим элементы», - диелә котлауда.

Путин фәнни тикшеренүләрнең, инновацион технологияләрнең һәм җитештерүгә заманча якын килүләрнең әһәмиятен ассызыклады: «Бүген ышанычлы рәвештә алга бару, глобаль конкуренциядә җиңү өчен фәнни тикшеренүләрне үстерү, иминлек һәм экологик яктан чиста дөнья стандартларына җавап бирә торган инновацион технологияләрне кертү, җитди инвестицияләр җәлеп итүгә басым ясау, җитештерүнең тулы циклы булган заманча химик кластерлар формалаштыру мөһим».

Ул шулай ук игътибарны алдынгы компетенцияләргә ия югары квалификацияле кадрлар әзерләү кирәклегенә юнәлтте.

«Сезгә уңышлар һәм билгеләнгән планнарның тормышка ашырылуын телим», – дип котлавын тәмамлады дәүләт башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot