news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 2030 елга ике тапкыр артырга тиеш

Владимир Путин: Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 2030 елга ике тапкыр артырга тиеш
http://kremlin.ru

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы 18,5 процентка артачак, бу хезмәт хакы һәм инфляция үсеше дәрәҗәсеннән күпкә югарырак. 2030 елга бу күрсәткеч кимендә ике тапкыр артырга тиеш. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумының (ПМЭФ-2023) пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) арттыру Россиядәге 4,8 миллион кешегә кагылачак. Путин сүзләренчә, «ул тулаем ил күләмендә хезмәт хакы үсешенә өстәмә стимул булачак».

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта илдә минималь хезмәт хакы 16 242 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100