Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин хәрбиләрне укыткан педагогларга бүләкләр тапшырды
Россия Президенты Владимир Путин Укытучылар көне алдыннан педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны укыткан укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә.
Президент сүзләренчә, Россиянең көче — аның үзенчәлекле мәгариф системасында һәм педагогларда, алар хәрби эштә, фәндә, спортта һәм сәнгатьтә зур җиңүләр яулаган укучыларны тәрбияләгән.
Мондый укучыларның кайберләре «Геройлар вакыты» программасында үз көчләрен сынап карый, аның буенча махсус хәрби операциядән кайтучылар дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында эшләячәк.
«Гражданлык даирәсендә сезнең укучылар куелган бурычларны лаеклы үтәрләр, дип ышанам», - диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз