Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин хәрби разведчикларны бәйрәм белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин хәрби разведчикларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Шул хактагы хәбәр Кремль матбугат хезмәте сайтында урнаштырылган.
«Үзләрен шушы героик хезмәткә багышлаган кешеләр һәрвакыт Ватаныбыз сагында нык торды, катлаулы һәм җаваплы биремнәрне уңышлы үтәде. Россия халкы сезнең батырлыкларыгыз белән горурлана. Хәрби разведканың шәхси составына, ветераннарга Ватанга намуслы хезмәт итүләре, хәрби антка тугры булганнары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип яза РФ Президенты.
Хәрби разведчиклар көне 2006 елда рәсми дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. 5 ноябрьнең сайлануына килгәндә, 1918 елда шушы көнне төзелгән ведомство ахыр чиктә СССР Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш разведка идарәсенә әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз