Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин хәрби комиссариатларның бурычларын арттырды
Россия Президенты Владимир Путин хәрби комиссариатларның бурычларын арттыра торган карар имзалады. Хәзер алар хәрби хәрәкәтләр ветераннарына таныклыклар бирү өчен җавап бирәчәк. Хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта шул турыда язылган.
Үзгәрешләр хәрби комиссариатлар турындагы нигезләмәгә кертелә, аны президент 2012 елның 7 декабрендәге карары белән расланган. Документка бурычлар исемлегенә «хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы бирү турындагы мөрәҗәгатьләрне карау һәм мондый таныклыклар бирүне оештыру» пункты өстәлә.
Моннан тыш, хәрби комиссариатлар «федераль Конституция законнарында, федераль законнарда, Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе хөкүмәте актларында, Россия Федерациясе Саклану министрлыгының норматив хокукый актларында каралган башка бурычларны» үтәячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз