Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин хәрби комиссариатлар системасын модернизацияләргә кушты
Россия Президенты Владимир Путин хәрби комиссариатлар системасын модернизацияләргә кирәк булуын әйтте. Бу хакта ул Саклану министрлыгының йомгаклау коллегиясендә сөйләде.
«Өлешчә мобилизацияне оештырганда кайбер проблемалар ачыкланды – бу һәркемгә яхшы билгеле, – аларны тиз арада хәл итәргә кирәк. Тиешле чаралар күрелүен беләм, әмма моңа игътибар итәргә һәм бу системаны заманча итеп төзергә кирәк. Барыннан да элек хәрби комиссариатлар системасын модернизацияләргә кирәк. Бу мәгълүматлар базаларын цифрлаштыруга, җирле һәм төбәк хакимиятләре белән үзара бәйләнешләргә кагыла», – дип белдерде дәүләт җитәкчесе.
Путин билгеләп үткәнчә, шулай ук гражданлык һәм территориаль оборонаны оештыру системасын яңартырга, сәнәгать белән хезмәттәшлекне камилләштерергә, аерым алганда, коралларны туплау һәм саклау системасын, хәрби техниканы, мобилизация буенча берләшмәләр һәм частьләр урнаштыру өчен матди ресурсларны яхшыртырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз