news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владимир Путин укытучыларның казанышлары өчен бирелә торган премияләр санын арттырды

Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен укытучыларга Президент премияләре саны 1 меңнән 1 250гә кадәр арттырылган. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады, документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Үзгәрешләр 2018 елгы карарга кертелде, аның белән дәүләт башлыгы мондый премияләрне гамәлгә керткән иде. Акчалата бүләк «укыту һәм тәрбия эшчәнлеген камилләштерүгә укытучыларны стимуллаштыру, аларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерү» өчен кертелгән.

Премияләр ел саен Укытучылар көненә бирелә, аның һәрберсенең күләме – 200 мең сум.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100