Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Укытучылар көнендә педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте
Россия Президенты Владимир Путин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Видео Кремльнең рәсми сайтында чыккан.
«...Сез киләчәккә йөз тоткан мөһим миссия энергиясен, үз көчегезне өләшәсез. Балалар, үсмерләр – укучыларыгыз, бу дөньяда кирәкле белемнәрне алсын өчен, барысын да эшлисез. Димәк, алар олы тормышка аяк баскач, үзләрен ышанычлы хис итәчәк, үзләренең һәм ил язмышын хәл итәрлек уңышларга ирешә алачак.
Хезмәтегез җәмгыятьтә ихтирамга лаек, мөгаен, сезнең эш, бар һөнәрләргә караганда да, сабырлык сорыйдыр. Зиһенлелек, күңел ягымлылыгын, һәр балада талант һәм сәләтләр очкынын күрә белүне, үзен һәм әйләнә-тирә мохитне аңларга ярдәм итүне таләп итә…», – ди Путин.
Элегрәк Сириуста РФ Президенты укучылары махсус хәрби операциядә катнашкан укытучыларны бүләкләү тантанасы үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз