Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Украинада махсус хәрби операция башлау бердәнбер дөрес карар булды
РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлауны "бердәнбер дөрес карар" дип атады. Бу хакта ул Мәскәүдә хәрби парадтагы чыгышында сөйләде.
Путин сүзләренчә, халыкара мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыкларга карамастан, Россия һәрвакыт бөтен дөньяви җәмәгатьчелектә бертигез иминлек яклы булды.
"Узган ел азагында без "куркынычсызлык гарантияләре" буенча килешү төзүне тәкъдим иттек, Россия көнбатышны намуслы гадел диалогка чакырды. НАТО илләре безне ишетергә теләмәде, димәк, планнары бөтенләй башка булган, һәм без моны күрдек", - диде Путин.
"Донбасста чираттагы һөҗүмгә, безнең тарихи җирләргә, шул исәптән Кырымга басып керүгә әзерлек барган. Киевта төш коралын алу мөмкинлеге турында әйттеләр", - дип белдерде РФ Президенты.
"Без хәрби инфраструктура ничек әзерләнгәнен күрдек. Куркыныч көннән көн үсте. Россия агрессиягә каршы баш күтәрде. Бу мәҗбүри, вакытлы һәм бердәнбер дөрес карар булды. Куәтле, мөстәкыйль ил карары", - дип ассызыклады Владимир Путин.
Украинада махсус хәрби операция турында карар 24 февральдә игълан ителде. Көнбатыш илләре моңа каршы Россиягә карата үз санкцияләрен кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз