news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Украина җитәкчелегенең үз-үзен тотышын бик иррациональ дип санавын әйтте

Россия Президенты Владимир Путин Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә матбугат очрашуында Бразилия журналистының соравына җавап бирде. Журналист Украина буенча тынычлык урнаштыру планы уңышка китерү шансын 1дән 10 га кадәр бәяләүне сорады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.

«Украина югары катлавының үз-үзен тотышы бүген бик иррациональ. Ышаныгыз, мин белеп сөйлим», - диде Россия лидеры. Ул шанслар турында сөйләү һәм фараз ясау мөмкин булмавын аңлатты.

Путин сүзләренчә, Курск юнәлешендәге провокацияләр АКШтагы сайлау процессына тыкшыну омтылышы белән бәйле.

«Алар [Украина хакимияте вәкилләре] ничек кенә булса да, гамәлдәге администрациягә һәм бу администрацияне, бу партияне сайлаучыларга Украинага керткән акчаларның юкка булмавын күрсәтергә тели. Бернигә карамыйча, шул исәптән үз солдатларының гомере хисабына. Алар өчен эшлиләр, Украина халкы мәнфәгатьләренә түгел», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100