Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Украина буенча килешү проекты булмады – бары тик сораулар исемлеге генә
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Украина конфликтын җайга салу буенча әзер килешү проекты булмаган – бары тик фикер алышу һәм ахыргы формулировка өчен тәкъдим ителгән сораулар җыелмасы гына. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.
Путин аңлатканча, Аляскага сәфәре алдыннан ул бу мәсьәләләр турында Америка вәкилләре белән фикер алышкан, шуннан соң 28 пункттан торган исемлек булдырылган, ул Россия ягына каналлар аша тапшырылган һәм аның белән Кремльдә танышканнар.
Путин сүзләренчә, Россия, тулаем алганда, бу исемлек киләчәк килешүләр өчен нигез булырга мөмкин дип саный. Әмма кайбер формулировкалар «дипломатик телгә» китерүне таләп итә, чөнки хәзер аерым пунктлар мәгънәсез яңгырый.
Президент шулай ук тынычлык планының һәр сүзен җентекләп тикшерергә һәм килештерергә кирәклеген ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз