news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин тупланма пенсияне түләү чорын ярты елга арттырды

Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2020 елга тупланма пенсияне (кешенең пенсияне алачак срогы) түләүнең көтелгән чорын арттыру турындагы законга имза куйды, бу чор ярты елга — 252 айдан 258 айга кадәр артыр дип көтелә.

«Аның күләмен исәпләү өчен кулланыла торган тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры 2020 елга 258 ай дәвамлылыгы белән билгеләнә», — диелә документта.

Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында планлаштырганча, иминләштерелгән затларга — 60 яшькә җиткән ир-атларга һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызларга тупланган пенсияне түләү чоры 2020 елга 263 ай тәшкил итәргә тиеш. Әмма тупланма пенсияне түләүнең көтелгән вакыты озынлыгын кискен арттыруны булдырмас өчен, закон проекты методикасы нигезендә аны ярты елга — 252 айдан 258 айга кадәр арттыру тәкъдим ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100