news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин тупланма пенсия түләүнең көтелгән чорын арттырды

Владимир Путин тупланма пенсия түләүнең көтелгән чорын арттырды
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин тупланма пенсия түләүнең көтелгән чорын 22,5 елга (270 ай) кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

2021 елдан башлап тупланма пенсия түләүнең көтелгән чоры 22 елга (264 ай) тигез дип санала иде.

Дәүләт Думасы законны 12 ноябрьдә кабул итте, Федерация Советы аны 20 ноябрьдә хуплады. Канун 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Тупланма пенсия түләүнең көтелгән чорының дәвамлылыгы 60 яшьлек ир-атлар һәм 55 яшьлек хатын-кызларның гомер озынлыгы статистикасыннан чыгып билгеләнә. Шул ук вакытта, тупланма пенсия түләүнең көтелгән чорын бәяләүдә РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган методика кулланыла.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 1 гыйнвардан россиялеләрнең иминият пенсиясе 7,3 процентка артачагы хакында хәбәр иткән иде. Аның уртача күләме 24 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100