news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары җайга салыначак

Бу мәсьәлә дәүләт башлыгының шәхси контролендә, дип ышандырды Президент.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Президенты Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалык тарифлары җайга салыначак дип ышандырды. Бу хакта ул туры элемтә вакытында хәбәр итте.

“Торак-коммуналь хуҗалык тарифларының артуы белән бәйле проблема барлыгын беләм, ул хөкүмәт контролендә. Бу тарифларының үсешен чикләү бар. Төбәкләрдә аларның үтәлешен күзәтергә генә кирәк. Бу өлкәне җайга салуны максат итеп куячакмын”, - дип вәгъдә итте дәүләт башлыгы.

  • Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2019 елга "коммуналка" тарифларының ике этаплы үсеше планлаштырылган. Бу карар өстәмә кыйммәткә салым ставкасын 18 проценттан 20 процентка кадәр арттыру белән бәйле. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан - 1,7 процентка, 1 июльдән 2,4 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100