Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Төньяк Кореяда су басу турында: Дустанә халыкның кайгысын уртаклашабыз
Россия Президенты Владимир Путин, илнең төньяк-көнбатышында су басулар сәбәпле, Корея Халык Демократик Республикасының дәүләт эшләре рәисе Ким Чен Ынга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
Президент якыннарын югалтучыларның барысының да кайгысын уртаклашты, табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүдә Төньяк Корея лидерына ярдәм тәкъдим итте.
«Корея Халык Демократик Республикасындагы дустанә халыкның кайгысын уртаклашабыз. Зыян күргән районнарда хәлләр оператив рәвештә нормаль хәлгә килер дип ышанабыз», - дип өстәде Владимир Путин.
Июль ахырындагы көчле яңгырлар сәбәпле Корея Халык Демократик Республикасының төньягында су басулар күзәтелгән, 4 меңнән артык йортны һәм авыл хуҗалыгы җирләрен су баскан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз