news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: “Террорчылыкка каршы көрәштә бездә ныклык һәм кыюлык җитәрлек”
РФ Премьер-министры В.Путин турыдан-туры эфирда халык белән аралашуны “Невский экспресс” фаҗигасе уңаеннан белдерүе белән башлады
Скопировать ссылку
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", Сергей Семеркин). РФ Премьер-министры В.Путин турыдан-туры эфирда халык белән аралашуны “Невский экспресс” фаҗигасе уңаеннан белдерүе белән башлады.
Аның сүзләренчә, террорчылык куркынычы әле бик зур. Дөньяның күп илләре террорчылык проблемасы белән очраша һәм аңа каршы көрәш алып бара. 90 елларда Россиядә террорчылыкка каршы күп эшләр башкарылды, әмма куркыныч бетерелмәде.
“Барлык җәмгыять, безнең һәрберебез дип ассызыклыйсы килә, бу куркыныч янавын аңласын һәм безгә игътибарлы булу кирәк”, - дип аеруча билгеләп үтте Владимир Путин.
Аның фикеренчә, терактларны булдырмау өчен кисәтү эшләре алып барырга кирәк. Невский экспрессны шартлату кебек терактларны булдырмый калу бик катлаулы, бигрәк тә инфраструктура объектларында. Әмма нәтиҗәле эш итәргә кирәк. Россиянең көч структураларының кулыннан килә торган эш. Бу фаҗига әлеге юнәлештә эш көчәйтелергә тиешлеген күрсәтә.
Кеше тормышын куркыныч астына куючы һәм сәламәтлекләренә зыян салучы җинаятьчеләргә каршы бик катгый эш итәргә кирәк. Бу ныклык һәм кыюлык бездә җитәрлек”, - дип белдерде РФ Хөкүмәте башлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2