news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Теләсә кемнең үзенә ошамаган сыйфатлары булган кебек, миндә дә бар алар

Һәркемнең холкында үзендә төзәтергә теләгән сыйфатлары була. РФ Президенты Владимир Путиннан туры эфир барышында үзендәге ошамаган сыйфаты турында сорадылар.

«Минем тормышым бар кешенең күз алдында, шуңа күрә уңай, тискәре сыйфатларымны әйтеп, артык сүз куертуны теләмәс идем. Һәркемдә булган кебек, һичшиксез, миндә дә бар алар», – диде Илбашы.

Аның сүзләренчә, тормышының бөтен халык алдында булуын исәпкә алганда, кешеләр үзләре дә уңай һәм тискәре сыйфатлары турында нәтиҗә чыгара ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot