news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Татарстанның судьялар корпусын яңартты

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яңа судьялар билгеләде. Әлеге указ 15 майда имзаланган.

Әлмәт шәһәр судының яңа судьясы булып Рөстәм Сәләхетдинов, Чаллы шәһәр суды судьялары булып Ләйсән Диярова һәм Гөлназ Салихова билгеләнгән.

Казанның Совет районы судына судья булып Виктория Мөхәммәтҗәнова билгеләнгән, ә Юлия Назарова республиканың Арбитраж суды судьясы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100