news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Татарстанның өч районына судьялар билгеләде

Ирек Ибраһимов Әлмәт шәһәр суды хөкемдары кәнәфиен биләде.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның өч районына судьялар билгеләде. Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

РФ Президенты боерыгы белән Марсель Әхмәтшин – Питрәч район суды, Дмитрий Поляков Спас район суды рәисе итеп билгеләнде.

Ирек Ибраһимов исә Әлмәт шәһәр суды хөкемдары кәнәфиен биләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot