news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады

Документ Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Владимир Путин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты 2020 елда Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады. Шул хактагы документ РФ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Карар нигезендә, РФ субъектлары хакимиятләре һәм җирле үзидарә органнарына Татарстанның 100 еллыгына әзерлек эшләре һәм аны үткәрүдә катнашырга тәкъдим ителгән.

Документ аны имзалаган көннән үз көченә керә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot