news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Татарстанда яшәүче 23 меңнән артык кешегә шәхси котлау хаты җибәрәчәк

9 Майга кадәр ил буенча 800 меңнән артык адресатка дәүләт башлыгының тәбрикләү хаты урын алган, матур итеп бизәлгән конвертлар киләчәк.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Бөек Җиңү көне алдыннан сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм блокадачылар Россия Президенты имзалаган шәхси котлау хатлары алачак.

Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә технологияләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Почта хезмәткәрләре, бәйрәм көннәрендә кайда гына булсалар да, ветераннарга котлау хатлары барып ирешсен өчен бөтен көчен куячак», - диелә хәбәрдә.

9 Майга кадәр бер атна эчендә ил буенча 800 меңнән артык адресатка дәүләт башлыгының тәбрикләү хаты урын алган, матур итеп бизәлгән конвертлар киләчәк. Аларның 23 400е – Татарстан Республикасында яшәүчеләр.

Хатлар адресатларның кулына тапшырылачак. Әгәр ул өйдә булмаса, почта хезмәткәрләре ветеранның хәзерге яшәү урынын ачыклаячак һәм конвертны яңа адрес буенча китерәчәк. Инде бу юлы да өендә туры китерә алмасалар, хат, хуҗасының кулына тапшырылганчы, бер ай якындагы почта бүлегендә сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100