Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Татарстанда яңа федераль судьялар билгеләде
Россия Президенты Владимир Путин федераль судьяларны билгеләү турында указга кул куйды. Тиешле документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.
Указ нигезендә, Татарстан Республикасында 6 еллык вәкаләт срогына 12 яңа судья билгеләнде. Судьяларның җидесе —республиканың район судларына, өчесе Татарстан Югары судына тәгаенләнде.
Дамир Вәлиев, Айсылу Гыйлметдинова һәм Роза Зарипова Татарстан Югары суды судьялары булды.
Казанның Авиатөзелеш судына Виктория Кузина судья итеп куелды, Яңа Савин суды судьясы итеп Илһам Кәлимуллин билгеләнде. Азнакай судында — Ирина Газизова, Әлмәттә — Флера Аблакова, Лаешта — Наилә Әхмәдиева эшләячәк.
Түбән Кама судына ике яңа судья — Алсу Әхмәдиева һәм Алисә Әхмәтова билгеләнде.
Указ белән шулай ук Зәй суды рәисе Рамил Бикмиев һәм Казан Авиатөзелеш суды рәисе урынбасары Артем Никифоров билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз